Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы журналистлары җыены

ТР Журналистлар берлегегең Чаллы бүлегендә 82 әгъза исәпләнә.

Оешма үзенең отчет-сайлау җыелышын уздырды. Бүлекнең җитәкчесе Рахман Шәфигуллин журналист коллегалары алдында исәп-хисап тотты: башкарылган эшләргә тукталды, хәзерге катлаулы заманда журналист һөнәренең гаять авыр һәм кирәкле булуын ассызыклады.

Чаллы журналистлары бүлекчәгә яңа җитәкче сайлап куйдылар. ТР Журналистлар һәм Язучылар берлекләре әгъзасы Мирһади Разов бертавыштан оешманың җитәкчесе итеп сайланды.

Соңыннан ТР Журналистлар берлегенең чираттагы корылтаена унбер делегат сайланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сми