Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 12 катлы йортта чыккан янгында ир-ат һәлак булган

Янгын сүндерүчеләр ирне яна торган фатирдан урамга чыгарган һәм табибларга тапшырган, соңгылары аның үлемен теркәгән.

Чаллыда күп катлы йортта чыккан янгында ир-ат һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Кичә 19 сәгать 48 минутта Мәскәү проспектындагы 179нчы йортта фатир яну хәбәре ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм 112номерына алынган. 54нче янгын сүндерүчеләре часте хезмәткәрләре урынга чыккан. 12нче катта ике бүлмәле фатир яна торган булган.
Янгын сүндерүчеләр килгәнче үк яна торган фатирдан ике кеше эвакуацияләнгән. 20 сәгать 19 минутта янгын тулысынча сүндерелгән. Янгын сүндерүчеләр фатирда ир-атны тапкан, аны урамга алып чыгып медикларга тапшырган. Табиблар 52 яшьлек ир-атның вафат булуын раслаган.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/17/181010/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев