Шəhри Чаллы

Чаллыда 20 яшьлек кыз үзенә ташланган ир-аттан котыла алган

Ир-ат кызга бүген иртәнге сәгатьләрдә явыз ният белән ташланган.

(Казан, 25 июнь, “Татар-информ”). Чаллыда 20 яшьлек кыз явыз ният белән үзенә ташланган ир-аттан котыла алган. Бу хакта “Челнинские известия” газетасы яза.

Күңелсез хәл 25 июньдә, ГЭС бистәсендә килеп чыккан. Ир-ат аңа һөҗүм иткәндә, 20 яшьлек кызның өенә кайтып барышы булган. Ир-ат начар ният белән аны җиргә еккан һәм көч кулланмакчы булган. Кыз бирешергә теләмәгән, ярдәм сорап кычкырган, бар көченә каршы торган. Шуннан ир-ат аны кыйнап качкан.

Зыян күргән кыз үзе "Ашыгыч ярдәм" чакырткан. Кызны хастаханәгә озатканнар. 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: