Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 2018 елда барлык дәрәҗәдәге бюджетларга җыем 16 процентны тәшкил итә

2017 елда федераль салымнар 24,5 млрд сум булса, бүгенге көндә ул күрсәткеч 29,1 млрд сум.

Автошәһәрдә быел 11 айда барлык дәрәҗәдәге бюджетларга җыем 45 млрд 414 млн сум тәшкил иткән. Узган ел бу күрсәткеч 39 млрд сум дәрәҗәсендә булды. Салымнарның гомуми җыемы 16 процентка артты, дип хәбәр итте журналистларга шәһәр мэры Наил Мәһдиев яңа ел матбугат конференциясендә.
Шул ук вакытта 2017 елда федераль салымнар 24,5 млрд сум булса, бүгенге көндә ул күрсәткеч 29,1 млрд сум. Җыем 19 процентка арткан.
Республика бюджетына узган ел шушы вакыт эчендә 11,1 млрд сум акча җибәрелгән булган. Агымдагы елда җыем күләме 12,7 млрд сумга җиткән. Бу исә плюс 15 процент.
Җирле салым җыемы 3 млрд 506 млн булган, хәзер ул 3 млрд 540 млн сум.
Шәһәргә 8 млрд сум субсидия һәм дотация сыйфатында әйләнеп кайткан.

 

 

https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/25/177777/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев