Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 22 мең балага муниципаль Яңа ел бүләкләре тапшырылачак

Чаллы мәктәпләрендә укучы 300 баланы быел 25 декабрьдә узачак «Президент чыршысы»на чакырганнар.

Чаллыда 22 мең балага муниципаль Яңа ел бүләкләре тапшырылачак. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.
Муниципаль бүләкләр сатып алу өчен шәһәр бюджетыннан 7 миллион сум акча бүленгән. Бүләкләр бюджет хезмәткәрләренең балаларына, инвалидларга, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүчеләргә, шулай ук Бөтенроссия һәм республика белем бирү олимпиадаларында җиңүчеләргә тапшырылачак.
Шәһәрдә традицион рәвештә мэр исеменнән чыршы бәйрәмнәре үткәреләчәк, 6,3 мең балага автокала театрлары тарафыннан әзерләнгән Яңа ел тамашалары тәкъдим ителәчәк.
Шулай ук Чаллы мәктәпләрендә укучы 300 баланы быел 25 декабрьдә узачак «Президент чыршысы»на чакырганнар.

 https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/10/176741/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев