Чаллыда 65 ата-ана БДИ тапшырды
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 65 ата-ана БДИ тапшырды

Алар имтиханнарны кыскартылган вариантта тапшырды.

Кичә Чаллы шәһәрендә ата-аналар өчен БДИ тапшыру оештырылды. «Ата-аналар тарафыннан бердәм БДИ тапшыру көне» бөтенроссия акциясендә шәһәр алтынчы ел рәттән катнаша. Быел 65 кеше үз көчләрен сынарга карар кылган. 

Имтихан процедурасы БДИның төп этабы таләпләренә тулысынча туры килә: катнашучылар теркәлү уздылар, телефон һәм шәхси әйберләрен тапшырдылар, бланклар тутырдылар. Тик ата-аналар өчен имтихан кыскартылган вариантта булды. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф

Нет комментариев