Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда "Ак Ладья" шахмат турниры узды

Ярышларда Татарстанның тугыз шәһәреннән һәм районыннан 12 мәктәп командасы катнашты.

Чаллыда "Ак Ладья" шахмат турниры узды

Яр Чаллы шәһәренең «Этюд» спорт мәктәбендә шахмат буенча "Ак Ладья" Татарстан Республикасы Беренчелеге узды. Ярышларда Татарстанның тугыз шәһәреннән һәм районыннан 12 мәктәп командасы катнашты. Алар Яр Чаллы, Казан, Түбән Кама, Чистай, Бөгелмә, Минзәлә, Менделеевск, Баулы һәм Актаныш укучылары.

Турнир нәтиҗәләре буенча Казанның 18 нче санлы мәктәп командасы җиңү яулады. Билгеләп үтик, алар узган елгы уңышын кабатлады. Көмеш медальгә Бөгелмә шәһәренең 2 нче лицее укучылары лаек булды. Өченче урында - Яр Чаллы шәһәренең 26 нчы гимназия командасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X