Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ашыгыч ярдәм машинасына 200 килограммлы хатын-кызны илтеп җиткерер өчен коткаручылар ярдәме кирәк булган

Пенсионерны машинага күтәреп кертергә медицина хезмәткәрләренең көче җитмәгән, дип яза «Вести КАМАЗа» басмасы.

31 май көнне төнге унике тулып киткәч 6 нчы номерлы зональ коткаручылар отрядына медицина хезмәткәрләреннән ярдәм сорап хәбәр килә.
ЗЯБ бистәсендә яшәүче хатын-кызга табиб ярдәме кирәк була.
Пенсионер 200 килограммлап авырлыкта, һәм ак халатлы хатын-кызларның аны күтәрергә көчләреннән килми. Пенсионер хатынны икенче каттан коткаручы ир-атлар күтәреп төшереп, ашыгыч ярдәм машинасына илтеп куялар.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев