Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда бала тудыру йортыннан яңа туган сабыйны каретада алып кайттылар

31 май көнне Кама балалар медицина үзәгендә яңа туган сабыйны өенә үзенчәлекле итеп озаттылар.

Мария һәм Максим Крюковлар гаиләсендә кыз туган. Яшь әти — Шаяннар һәм тапкырлар клубы командасы әгъзасы һәм тавыш режиссеры — әнисе белән кызны өйләренә гадәти булмаганча, корольләрчә стильдә алып кайтты.

Бала тудыру йортыннан чыгуның рәсми өлеше узгач, әти, әни һәм кунаклар принцессага таҗ кидерү чарасына килеп эләкте, диярсең. Фанфара тавышлары, кунакларны каршылау, диадема алып чыгу, атлар һәм бәйрәмчә бизәлгән карета һ.б.
Ни өчен, дигән сорауга Максим: «Балачак бик тиз узып китә, шунлыктан үзебезнең нәниләребезгә тууга бәйрәмнәр ясый башларга кирәк», дип җавап бирде.

http://maydan.tatar/challyda-bala-tudyru-jortynnan-yana-tugan-sabyjny-karetada-alyp-kajttylar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев