Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда балалар җәй көне кайда ял итә алачак?

Җәй көне 51 уку оешмасы базасында мәктәп яны лагерьлары һәм 49 хезмәт һәм ял отрядлары оештырылачак. Аларда 11 800 бала ял итәчәк.

Чаллы лагерьлары балаларны кабул итәргә әзерләнә. Җәй көне 51 уку оешмасы базасында мәктәп яны лагерьлары һәм 49 хезмәт һәм ял отрядлары оештырылачак. Аларда 11 800 бала ял итәчәк. 

Шулай ук «Звездный», «Солнечный», «Крылатый», «Росинка», «Бумажник», «Солнышко» һәм «Жемчужина» шифаханәсендә лагерьлар оештырыла. Аларда 9 090 бала ял итәчәк. Моннан тыш матди мөмкинлекләре чикле гаиләләрдә тәрбияләнүче 295 баланың ялын оештыру да күздә тотыла. 

Моннан тыш, җәйге чорда балалар өчен шәһәрдә 12 ял мәйданчыгы да булдырыла. Алар 16:00дан 18:00гә кадәр эшләячәк. Шулай ук 32 спорт мәйданчыгы якшәмбедән кала көн саен 16:00дан 20:00 гә кечкенәләрен кабул итәчәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җәй ял каникуллар