Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ЧАЛЛЫДА ЧИРЛӘҮЧЕЛӘР САНЫ АРТА БАРА

Узган атнада 4159 кешегә кискен репиратор вируслы инфекция диагнозы куелган.

5 октябрьдән 11 октябрьгә кадәр вакыт аралыгында ОРВИ диагнозы 4 159 кешегә куелган. Аннан алдагы атна белән чагыштырганда авыру очраклары 19,4 процентка арткан. Бу турыда Роспотребнадзорның җирле бүлеге  хәбәр итә.

Хәзерге вакытта Чаллыда кискен репиратор вируслы инфекция йоктыру очраклары күпъеллык күрсәткечләрдән 47,1 процентка зуррак диелә. Авыручылар 10 мең кешегә 77,9 кеше туры килә. Шул ук вакытта грипп очраклары теркәлмәгән.

Чаллыда ОРВИ кискен таралып китүе 28 сентябрь – 4 октябрь атнасында күзәтелде. Барлыгы 3 611 кешедә вирус теркәлде. Шул ук вакытта, рәсми статистика күрсәткәнчә, Чаллыда һәм районда атна дәвамында COVID-19 эләктерүчеләрнең саны бармак белән генә санарлык. Татарстанның коронавируска каршы көрәш оператив штабы хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә шәһәрдә 3 кешедә COVID-19 расланган. Эпидемия башыннан барлыгы 860 кеше бу вирусны йоктырган.

Татарстан рәсми саннарына караганда, узган тәүлектә COVID-19 диагнозы тагын 35 кешегә куелган. Барлыгы 90 үлем очрагы теркәлгән. 12 октябрьдә Казанда 1946 елгы ир-ат һәм Тукай районында 1945 елгы хатын-кызның коронавирустан үлүе турында хәбәр ителде.

Башкортстанда узган тәүлектә 54 яңа очрак. Барлыгы 46 кеше коронавирустан үлгән, соңгы тәүлектә генә дә өч кешенең бу чирдән вафат булуы рәсми статистикага кертелде. Башкортстан сәламәтлек сайлау министрлыгы саннарына күрә 2020 елда пневмониядән дә 1505 кеше үлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медицина