Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда эшләүче яшьләр арасында мини-гольф буенча ярышлар узды

Узган ялларда эшләүче яшьләр Спартакиадасы кысаларында мини-гольф буенча ярышлар «Golfstreeeam» клубында узды.

Ярышларда шәһәр предприятиеләре һәм оешмаларының 19 командасы катнашты: Түбән Кама ГЭСы, «КАМАЗ» тимерчелек заводы, Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, «КАМАЗ», «Чаллы Бройлер» командалары «Ремдизель» һәм «КАМАЗ» Кою заводы исә уеннарпга өчәр команда чыгарды; «КАМАЗ» һәм Чаллы ТЭЦ двигательләр заводы - дүртәр команда тәкъдим итте.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, әлеге спорт төре эшли торган яшьләр Спартакиадасына беренче тапкыр керде һәм катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Уенчыларга тупны иң аз сугулар белән лункага кертергә кирәк иде. Командалар төрле дәрәҗәдәге 12 юлда уйнадылар.

Уен барышында команда дүрт төркемгә бүленде, һәм һәр төркемнең иң көчлесе финал стадиясенә чыкты. Финал этабында җиңү өчен ярыштылар: «КАМАЗ»ның Кою заводы командасы һәм «Ремдизель»нең өч командасы.

Нәтиҗәдә кубокның җиңүчесе һәм иясе «Ремдизель» командасы булды. Икенче урында - «КАМАЗ» Кою заводы. Өченче урында - янә «Ремдизель» оешмасы командасы. Барлык финалистлар ярышларны оештыручылардан һәм партнерларыннан медальләр һәм призлар алдылар.

Фото: http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт