Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда эшсезлек буенча 1 271 эш эзләүче теркәлгән

Яр Чаллыда ел башыннан Кадрлар үзәгенә эш эзләп 10 488 кеше мөрәҗәгать иткән.

Эшсезлек буенча 1 271 эш эзләүче теркәлгән. Эшсезлек дәрәҗәсе 0,45% тәшкил итә (ТР буенча 0,73%).  Бу хакта Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Татьяна Быданова хәбәр итте.
Ул билгеләп үткәнчә, шәһәрнең 1 203 предприятиесе «Россиядә эш» порталында теркәлгән. Кадрлар үзәгенә тапшырылган вакансияләр саны 9 519 берәмлек тәшкил иткән.
Ел башыннан эшсезлек буенча пособиеләр түләүгә 136 млн 750 мең сум тотылган, 7 265 граждан эшкә урнаштырылган.

Фото: mtsz.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: работа