Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 0,46% тәшкил итә

Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 0,46% тәшкил итә. Хәзерге вакытта Чаллыда эшсезләр сыйфатында 1 268 граждан теркәлгән. Әлеге мәгълүматларны "Рәсәй эше" кадрлар үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова җиткерде.

Бүген кадрлар үзәгенең мәгълүматлар базасында 9 558 вакансия бар. Шәһәрнең 1203 предприятиесе «Россиядә эш» порталында теркәлгән.
«Ел башыннан пособиеләрне түләүгә 139 млн сум акча тотылган, 8 423 граждан эшкә урнаштырылды», – дип хәбәр итте Татьяна Быданова.
«Хезмәт базарында киеренкелек юк, шәһәрдә вакансияләр җитәрлек, пособиеләр вакытында түләнә, без эш белән тәэмин итү күрсәткечләре буенча ковидка кадәрге чорга кайттык. Эш бар, димәк, гаиләдә, шәһәрдә, республикада керемнәр бар. Шәһәрнең күп кенә предприятиеләрендә күп санда вакансияләргә ихтыяҗ бар», - дип билгеләде Наил Мәһдиев.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: работа