Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда эт өерләре күбәйгән

Чаллыда ташландык этләр күбәеп киткән. Аларның күбесе бакчачылык ширкәтләрендә хуҗалары тарафыннан калдырылган хайваннар.

Яз көне ризык эзләп этләр шәһәргә киләләр өерләргә оешып йөриләр. Гадәттә андый этләр бик усал булалар. Шушы көннәрдә  автокаланың Зяб бистәсендә дә 7 хайваннан торган этләр төркеме халыкны куркуга салды. Алар беркөнне шәһәрнең «Светлячок» исемле балалар бакчасына кергәннәр, әле ата-аналар балаларны алып килмәгән булганнар. Тәрбияче этләрне куарга тотынган, хайваннар явызланып аңа ташланганнар һәм курткасын өзгәләп бетергәннәр. Ярый тәрбиячене тешләп яра салмаганнар.

Бу хакта тиз арада Чаллының Комсомол районы администрациясенә хәбәр бирәләр. Алар кушуы буенча сукбай хайваннарны тоту буенча махсус  «Горкоммунхоз» оешмасы килеп этләрне аулаган.

Чаллы халкы шундый эт өерләренең шәһәрнең БСИ бистәсендә  һәм промышленность зонасында да йөрүләре хакында хәбәр итә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев