Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Эт хуҗаларын өйрәтер өчен инструктор

«Инструктор аларны тәрбияләргә, ашатырга өйрәтәчәк», – диде мэр.

Быел Чаллыда  Яр буе һәм Табеев яр буе парклары төзекләндерелә башлаячак. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев: «Шәһәр эчендә 200 гектардан артык мәйданны урман били. Мондый уникаль урын башка шәһәрләрдә юк. Без аны экологиягә зыян салмыйча гына  тәртипкә китерәчәкбез», – диде.

Аның әйтүенчә, биредә кешеләр өчен заманча ял итү урыннары булдыру өстенә дүрт аяклы дусларыбыз да онытылмаячак. Этләр өчен тренажерлары булган мәйдан булдыру, эт хуҗаларына ярдәм итәр өчен аерым инструктор булдыру да күздә тотыла.  

Парктагы күл дә тәртипкә китереләчәк. Мэр килэсе елга бу урыннар ял итү өчен тагын бер менә дигән урын булачак дип ышандырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев