Чаллыда футбол җанатарын тоткарлаганнар
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда футбол җанатарын тоткарлаганнар

Ул Гренада паркындагы матч вакытында тыелган гамәл кылган – файер яндырган.

Футбол мәйданыннан – рәшәткә артына. Чаллыда «КАМАЗ» һәм «СКА-Хабаровск» командалары уеныннан соң бер җанатарны сак астына алганнар. Ул Гренада паркындагы матч вакытында тыелган гамәл кылган – файер яндырган. Шул рәвешле үзенең һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең тормышын куркыныч астына куйган. Нәтиҗәдә, аны 3 тәүлеккә ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Моннан тыш аңа бер ел дәвамында рәсми мачтлар вакытында стадионга керүне тыйганнар. Хокук бозучы үз гаебен таныган һәм үкенүен белдергән.  

фото: ФК «КАМАЗ»

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


хокук полиция суд

Нет комментариев