Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ике ел эчендә ике театр ачыла

«Мастеровые» өй туена әзерләнә.

Моннан ике ел элек Чаллы татар дәүләт драма театры ЗЯБ бистәсенә яңа бинага күчте. Хәзер заманча бинада артистлар бер-бер артлы яңа спектакльләр чыгарып, тамашачыларын сөендерә.

Тиздән «Мастеровые» рус драма театры да тамашачыларын яңа бинада каршы алачак. Республика көненә шәһәрдәшләрне зур бүләк көтә. 20нче августтан соң «Мастеровые» тантаналы төстә ачылачак. Анда Россия мәдәният министры Ольга Любимова, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашыр дип көтелә.   

Фото ачык чыганаклардан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: театр мәдәният