Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ике көнгә юлларны ябып торалар. Ни сәбәпле?

12-13 июнь көннәрендә шәһәребездә велоспорт буенча Татарстан Республикасының чемпионаты һәм беренчелеге үткәрелә. Шул уңайдан аерым юллар участокларын ябып куярга планлаштырыла.

   12 июнь көнне сәгать 9.30дан 15.30га кадәр Металлургия урамы буйлап КАМАЗ проспектыннан алып Моторная урамына хәтле юл ябык булачак. 13 июнь көнне шулай ук сәгать 9.30дан 15.30га кадәр Хәсән Туфан проспекты буйлап Сөембикә проспекты киселешеннән Җиңүгә 40 ел урамына кадәр машина белән йөрү тыела. 
   Велоспорт буенча чемпионатның беренче көнендә якынча 150 спортчы беренчелеккә көч сынашачак. Икенче көнендә исә атаклы велоспортчы Айдар Зәкәрин да катнашачак. Узышчылар Хәсән Туфан проспекты буйлап берничә түгәрәк әйләнәчәк. 
   Чемпионатның икенче көнендә катнашкан барлык спортчыларга оештыручылар истәлекле бүләкләр әзерләгән.
 
 

Фото: sarvelo.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: автобус транспорт казан чикләү