Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда җир асты юлы стеналарын җимергән егет шәһәрлеләрдән гафу үтенде

18 гыйнварда капиталь ремонт ясалган җир асты юлында бер егет стена плитәләрен ваткан.

Чаллы шәһәренең 58нче комплексында җир асты юлы стеналарын җимергән егет шәһәрдә яшәүчеләрдән гафу үтенде. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре видеокамера язмалары буенча яшь вандалны тапкан. Ул бу гамәле өчен үкенүен әйткән һәм шәһәрдә яшәүчеләрдән гафу үтенгән. Бу турыда автошәһәрнең башкарма комитетында хәбәр иттеләр.
18 гыйнварда капиталь ремонт ясалган җир асты юлында бер егет стена плитәләрен ваткан. Бу хәл җир асты юлындагы видеокамераларга эләккән. Шулай итеп полицейскийлар хулиганны тапкан һәм җаваплылыкка тарткан.
Егет шәһәрдә яшәүчеләрдән гафу үтенеп гариза язган. «Бу акылсыз гамәлем белән безнең шәһәргә зыян китергәнем өчен бик үкенәм. Миңа оят. Мине гафу итүегезне сорыйм. Тәртипле кеше булу өчен мөмкинлек бирегез», - диелгән мөрәҗәгатьтә.
Чаллы башкарма комитеты мәгълүматлары буенча егет үз гаебен таныган, аның гаиләсе китерелгән зыянны тулысынча каплаган. Шулай ук «Куркынычсыз шәһәр» системасы ярдәмендә җәмәгать урыннарындагы вандаллык гамәлләренең күпчелеген ачыклануы искәртелә. Гаеплеләрне административ һәм җинаять җаваплылыгына тарталар, алар китерелгән зыян өчен түли.

 

https://tatar-inform.tatar/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев