Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда исерек машина йөртүчене тоткарлаганнар

Исерткеч эчемлек кулланып (алкотест күрсәткече - 0,920 мг/л), руль артына утырган ир-атның машина йөртү таныклыгы да булмый.

ВАЗ 2114 автомобиле белән идарә иткән 21 яшьлек егеткә карата РФнең административ хокук бозу очраклары кодексының 12.8.3., 12.7.1 маддәләре буенча административ протокол төзелә. Машинасы исә махсус стоянкага озатыла.

ЮХИДИ хезмәткәрләре әлеге егетне агымдагы елның май аенда тоткарлаган булган инде. Ул шулай ук руль артына исерек килеш утырган, ул чакта 8 тәүлек арестка тартылган. Бу юлы аны җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсе буенча җавапка тартачаклар. Ягъни егеткә 200 меңнән алып 300 мең сумга кадәр штраф яки 480 сәгать мәҗбүри эшкә тарту яки 2 ел ирегеннән мәхрүм итү яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев