Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда “КАМАЗ” катнашындагы юл һәлакәтендә пенсионер зыян күргән

Һәлакәт М7 юлының 1051нче чакрымында булган.

Чаллыда “КАМАЗ” катнашындагы юл һәлакәтендә пенсионер зыян күргән. Бу турыда «Челнинские известия» газетасы яза.

Кичә иртән М7 юлының 1051нче чакрымында “КАМАЗ”, “Хендэ” һәм “Фольксваген" катнашында ммассакүләм һәлакәт булган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, йөк машинасы белән идарә итүче 24 яшьлек йөртүче куркынычсызлык тизлеген сайламаган һәм “зебра”да туктаган ике внедорожникны бәрдергән. Бәрелешү аркасында “Хендэ” юл аша чыгып барган 79 яшьлек пенсионерга бәрелгән.

Ир-атның баш мие селкенгән, аны Ашыгыч медицина хезмәте хастаханәсенә илткәннәр.

https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/04/170901/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев