Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда кар авырлыгыннан йортның декоратив детале һәм кибет элмә тактасы җимерелеп төшкән

Башкарма комитетта йорт белән идарә итүче торак компаниясенә карата санкцияләр кулланылырмы дигән сорауга җавап бирергә кыенсындылар.

Чаллыда кар авырлыгыннан азык-төлек кибетенең элмә тактасы һәм торак йортның декоратив тышлавы җимерелеп төшкән. Әлеге хәлләр узган ялларда булды.
Яңа шәһәрнең 21 нче комплексында 21 / 24а торак йорт фасадында декоратив тышлау аерылып төшкән. Аның эчке өлешендә кар җыелган булган. Деталь кибеткә илтүче юлга төшеп киткән. Бәхеткә, берәү дә зыян күрмәгән.Икенче очрак Сидоровка бистәсендә була. Анда йорт түбәсеннән кар өеме кибет элмә тактасына төшә, ә тегесе, үз чиратында, юлның җәяүлеләр өлешенә килеп төшкән. Биредә дә зыян күрүчеләр булмаган.
Автошәһәрнең Комсомол районы Башкарма комитетында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына хәбәр итүләренчә, Сидоровка бистәсендәге хәлнең нәтиҗәләре оператив рәвештә бетерелгән: кар чистартылган, элмә тактаны элеккеге урынга урнаштырганнар.ашкарма комитетта йорт белән идарә итүче торак компаниясенә карата санкцияләр кулланылырмы дигән сорауга җавап бирергә кыенсындылар.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/18/181100/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев