Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Хәтер шәме» акциясе

22 июнь «Хәтер һәм матәм көне»нә багышланган мемориаль чаралар кысаларында Яр Чаллының Боровецк бульварында 21 июнь көнне 21:00 сәгатьтә «Хәтер шәме» бөтенроссия акциясе уза. Анда иҗтимагый оешма вәкилләре һәм барлык битараф булмаган чаллылылар катнашачак. Килүчеләр хәтер шәме кабызып, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алачак.

Моннан тыш, теләге булган һәркем «Кызыл канәфер» акциясенә кушыла ала. Һәр кеше үзе теләгән суммага «Кызыл канәфер» значогы сатып алып, хәйрия чарасына өлеш кертәчәк. Җыелган акчалар хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннарга бирелә.

Чарага килә алмаучыларга сугыш корбаннарын өйләрендә шәм кабызып та искә алырга мөмкин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X