Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда көн саен кар чистарту эшләре бара

Көн саен кар чистарту өчен юлларга махсус техника һәм эшчеләр чыга. Узган атнада Чаллыда шәһәрнең төп юлларында һәм проспектларында 70тән 90га кадәр техника эшләгән, шәһәр микрорайоннарында идарәче компанияләр тарафыннан 20 берәмлек техника һәм 1 000 ишегалды җыештыручы җәлеп ителгән.

Кышкы сезон башыннан бирле, 57 мең кубометрдан артык кар чыгару өчен техника 4 286 рейс үткән. Моннан тыш, юлларны көн саен ком-тоз катнашмасы белән эшкәртү үткәрелә.
Шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Илдар Гайнуллин хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта киләсе елга «Безнең ишегалды» программасын формалаштыру буенча эш алып барыла. Бу программага барлыгы 81 ишегалды керәчәк.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев программа барлык таләпләргә дә туры килергә һәм Чаллы халкы белән фикер алышынырга тиешлеген билгеләп үтте: «Без лимит кысаларында эшләргә тиеш. Әгәр проект расланмаган икән, программа проектка эләкми. Расланган очркта, ул үтәлгән булырга тиеш. Барысы да гадел булырга тиеш». 

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кардан чистарту