Яңалыклар тасмасы

Чаллыда көзге опрессовкалау срогы үзгәрде

Шәһәрнең иске өлешендә көзге опрессовкалау үткәрүнең срогы үзгәрде, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

ЗЯБ, Кама аръягында, Сидоровка һәм ГЭС поселокларында 10-13 сентябрь көннәрендә кайнар су бирү туктатылачак. Яңа шәһәрдә опрессовкалау срогы элеккечә кала, биредә эшләр 4нән 7 сентябрь көннәренә билгеләнгән.

Торбаүткәргечләрне сынаулар җәйге чорда башкарылган ремонт эшләренең сыйфатын тикшерү өчен кирәк. Опрессовкалауның йомгаклау этабы кулланучыларга җылылык биргәнче, калган кимчелекләрне ачыклау һәм бетерү өчен үткәрелә.

 

http://maydan.tatar/challyda-kozge-opressovkalau-srogy-uzgerde/

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев