Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда мигрантларны вакытлыча тоту үзәге төзелә

Чаллыда мигрантларны вакытлыча ябып тоту үзәге төзелешенә 423 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Бу хакта дәүләт сатып-алулары сайтында әлеге заказ документларында язылган. Финанс чыганагы — Татарстан бюджеты.
Татарстанда канунсыз яшәүче мигрантлар ватаннарына куылыр алдыннан тикшерү изоляторында тотылса, хәзер алар өчен махсус үзәкләр ачылачак. Шуларның берсе Чаллының Металлургия урамында төзеләчәк. Оешма 270 кешегә исәпләнгән. Аның территориясендә өч ирләр блогы, хатын-кызлар өчен бер блок һәм гаиләләр өчен аерым бер блок булачак.  Шулай ук үзәктә кабул итү бүлеге, инфекцион изоляторлы медицина бүлеге, ашханә, спорт һәм балалар мәйданчыклары булган тугыз ишегалды урнаштырылачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев