Шəhри Чаллы

Чаллыда Рафис Корбан белән очрашу узачак

22 ноябрь көнне 13:00 сәгатьтә Чаллы шәһәренең М. Җәлил исемендәге үзәк китапханәсенең актлар залында “Яшик әле, гомерләрне җырга тиң итеп…” дип исемләнгән татар драматургы, шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рафис Корбан белән очрашу оештырыла.

Әлеге очрашуда китап сөюче дусларыбызга шагыйрьнең иҗаты белән якыннан танышу, бүгенге көн татар балалар әдәбияты турында фикер алышу мөмкинлеге булачак. Авторның тормыш һәм иҗат юлын яктырткан китап күргәзмәсе дә укучыларыбыз күңеленә хуш килер дип ышанасы килә.

 

http://maydan.tatar/challyda-tatar-dramaturgy-shagyjr-tatarstannyn-atkazangan-sengat-eshleklese-rafis-korban-belen-ochrashu-uzachak/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: