Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда сайлау участокларында барлык санитар чаралар да күрелә

Шәһәребезнең “Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче татар гимназиясе”ндә иртәнге сигездән 2057 нче сайлау участогы эшли башлады.

Белем йорты бинасында төзекләндерү эшләре алып барылу сәбәпле, шәһәрдәшләребез гимназиянең ишегалдында булдырылган янкормада тавыш бирде. Моның өчен биредә бар шартлар да булдырылган иде: сайлаучыларның килү белән температураларын үлчиләр, кулларына медицина битлеге һәм перчаткалар тапшыралар. Барлык саклану чаралары да күрелгәннән соң сайлаучылар ачык кабинкага керәләр һәм бюллетень тутыралар. Шул рәвешле, иртәнге тугызынчы яртыларга биредә 5 кеше тавыш биреп өлгергән иде инде. Әйтергә кирәк, сайлау участогында бернинди чират та, буталчык та юк. Бу исә бүгенге эпидемиологик шартларда аеруча мөһим.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев