Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда шартлаудан зыян күргән йортта яшәүчеләргә 1 млн сумнан артык акча түләделәр

Наил Мәһдиев зыян күрүчеләрнең барысын да, бәйрәмне үз йортларында каршы алсыннар өчен, Яңа елга кадәр үз фатирларына күчерү бурычын куйды.

Чаллы шәһәрендәге 48/20нче йортта теркәлгән 125 кеше унар мең сум күләмендә матди ярдәм алды. Түләүләрнең гомуми күләме 1 миллион 250 мең сум тәшкил итте. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев аппарат киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, көнкүреш газы шартлау нәтиҗәсендә зыян күргән кешеләргә тиешле ярдәм күрсәтергә кирәк.
«Ярдәмнең күләме бер миллионнан артып китә. Бу юнәлештә алга таба да эшләү зарур. Төзекләндерү эшләрен башкарасы, тәрәзәләр куясы, обойлар ябыштырасы бар. Кешеләргә барлык шартларны тудырырга, шулай ук зыян күрүчеләр белән даими элемтәдә торырга кирәк. Тормышта төрле хәлләр була», - дип искәртте ул.
Бүгенге көндә подряд оешмасы көнкүреш газы шартлаганнан соң зыян күргән барлык конструкцияләрне дә сүткән.
«Хәзерге вакытта махсус сызымнар буенча яңа тимер-бетон конструкцияләр әзерләнә. Алар 11нче подъездда урнаштырылачак. Без шулай ук соңгы сметалар һәм шуның буенча алып барылачак эшләрнең проектын көтәбез», - дип хәбәр итте Зуев.
Наил Мәһдиев зыян күрүчеләрнең барысын да, бәйрәмне үз йортларында каршы алсыннар өчен, Яңа елга кадәр үз фатирларына күчерү бурычын куйды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига