Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда “Сити Молл” сәүдә үзәгеннән 1200 кешене эвакуацияләгәннәр

Чулман проспектындагы комплекста янгын куркынычсызлыгы мониторингы системасы эшли башлаган.

 Чаллыда төтен чыккан “Сити Молл” сәүдә үзәгеннән 1200 кешене эвакуацияләгәннәр. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген көндезге унберенче яртыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Чулман проспектындагы комплекста янгын куркынычсызлыгы мониторингы системасы эшли башлаганлыгын хәбәр иткәннәр.

Урынга 56нчы янгын-сүндерү часте килеп җиткән, әмма янган урын булуы ачыкланмаган.

Янгын-сүндерү часте килеп җиткәнче үк комплекстан барлык персоналны һәм кибеттәге халыкны чыгарганнар.

Соңыннан аңлашылганча, түбәдә эшләр барганлыктан вентиляция аша бинага төтен кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 01 янгын ут мчс коткару