Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда скандинавия йөрүе буенча мастер-класс үткәрделәр

Чаллының Җиңү паркында өлкән буын вәкилләре өчен скандинавия йөрүе буенча мастер-класс оештырылды. Кояшлы матур көндә әлеге йөрү техникасын өйрәнергә теләүче 40 кеше җыелды. Дәресләрне инструктор Зинаида Загарских үткәрде.

Әлеге чара "Россия пенсионерлар берлеге" иҗтимагый оешмасының Яр Чаллы бүлеге тарафыннан оештырылды. Өлкән яшьтәге кешеләргә җиңелчә физик күнегүләр һәм саф һавада йөрү аеруча мөһим.
Белгечләр фикеренчә, өлкәннәрнең сәламәтлекләрен ныгытуга скандинавия йөрүенең әһәмияте бик зур. Мондый чама белән генә булган физик күнегүләр барлык пенсионерлар өчен дә туры килә.
 

Шәһәр Советы депутаты, "Россия пенсионерлар берлеге" иҗтимагый оешмасы рәисе Эдуард Фәттахов  мастер-класста катнашучыларны сәламләде, аның белдерүенчә, үзлекләреннән скандинавия йөрүе белән шөгыльләнүчеләрне бер төркемгә туплау кирәклеге ачыкланды. Пенсионерлар өчен районара ярышлар уздырып, әлеге техниканы популярлаштыру өчен дә бик яхшы булачак.  
Чара ахырында барлык катнашучыларга да скандинавия йөрүенең үзенчәлекләре, авыруларны профилактикалау, сәламәтлеккә йогынтысы турында мәгълүмат тупланган буклетлар тапшырылды.
Киләсе мастер-класс сентябрь аенда, яңа төркемнәр туплау максатыннан оештырылачак. 
"Россия пенсионерлар берлеге" иҗтимагый оешмасының җирле бүлеге “Президент грантлары Фонды” Бөтенроссия конкурсында “Җиңел адымнар белән сәламәтлек” проектын тәкъдим итеп, 300 мең сумлык грантка ия булды. Проект кысаларында, 200 пенсионер өчен скандинавия йөрүе техникасына өйрәнү буенча дәресләр үтәчәк.
Әлеге проект Өлкәннәр көненә багышланган “Җиңел адымнар белән сәламәтлек” скандинавия йөреше фестивале белән тәмамланачак. Проекны әзерләү һәм тормышка ашыру 10 айга сузылачак: 2018 елның декабреннән 2019 елның сентябренә кадәр дәвам итәчәк.

 

http://nabchelny.ru/news/33031

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев