Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда сүндерелмәгән тәмәке биш катлы йортта янгын чыгуга сәбәп булган

Чаллыда сүндерелмәгән тәмәке биш катлы йортта янгын чыгуга сәбәп булган.

Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына ЗЯБ бистәсендә биш катлы 14/12нче йортта янгын чыгуы турындагы хәбәр бүген 10.45 сәгатьтә килгән. Ике минуттан Гадәттән тыш хәл урынына 55нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре килеп тә җиткән. Янгын сүндерүчеләр дүртенче каттагы бер бүлмәле фатирның балконы һәм стеналары януын ачыклаган. Янгын бишенче каттагы фатирга да менгән һәм ярты фатирга таралган. Янгын сүндерүчеләр янгынны тиз сүндергән. Янгын 10 кв. м мәйданга зыян салган. Һәлакәт аркасында зыян күрүчеләр юк. Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын чыгуга сүндерелмәгән тәмәке сәбәп булган.

http://maydan.tatar/challyda-sunderelmegen-temeke-bish-katly-jortta-yangyn-chyguga-sebep-bulgan/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев