Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда "Татар кызы - 2018"не сайладылар

Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда автокала мәктәпләренең 1-4 сыйныф кызлары арасында "Татар кызы - 2018" шәһәр конкурсының финалы узды.

Конкурс берничә этаптан торды. Һәр катнашучы үзе турында сөйләде, шулай ук «гаилә реликвиясе» – гаилә ядкарьләренең, тарихи кыйммәтләрнең иҗади күзаллавын тәкъдим итте. Финалга ун катнашучы үтте. Катнашучылар жюри игътибарына үзләре турында презентация, татар милли костюмы белән чыгыш тәкъдим иттеләр, иҗади формада гаилә ядькаре белән таныштырдылар, шулай ук Татарстан һәм татар халкының тарихы, милли традицияләре һәм йолалары турында сорауларга җавап бирделәр."Татар кызы - 2018" шәһәр конкурсында җиңгән Сөембикә Шәрипова 78 нче Пушкин пролицееның беренче сыйныфында укый. Яшь чаллылы өчен җан атарга аның бөтен сыйныфы да килгән. Конкурста катнашучыларның барысы да оештыручылардан һәм жюридан кыйммәтле бүләкләр, дипломнар алдылар

 

 

http://nabchelny.ru/news/34842

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X