Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда татар мәдәнияте фестивале үтәчәк

Чара Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе гранты хисабына оештырыла.

Чаллыда URBANTATAR берләшмәсе беренче тапкыр “UT FEST” дип исемләнгән яңа татар мәдәнияте фестивале уздырачак. Чара 13 августка планлаштырылган. Ул “Азатлык” мәйданында кичке дүрттән 22:00 сәгатькә кадәр үтәчәк. Аның кысаларында Казанның Yummy Music инди-лейблы резидентлары һәм Aman Po-Kaifu Мәскәү диджейы чыгыш ясар дип көтелә. Шулай ук биредә төрле мастер-классларда катнашып осталыгыңны чараларга да мөмкин булачак. Урында татар китаплары һәм төрле кул эшләнмәләре тәкъдим ителүче сәүдә мәйданчыклары да эшләячәк. Моннан тыш, теләге булганнарны автобуска утыртып, шәһәр буенча экскурсиягә дә алып китәчәкләр.

“Әлеге фестивальнең Чаллыда узуы очраклы түгел. Биредә моңарчы беркайчан да мондый күләмле татар мәдәнияте фестивальләре оештырылганы булмаган. Без әлеге җитешсезлекне төзәтергә булдык. Чара Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе гранты хисабына, тулысынча безнең актив яшьләребезнең башлангычы белән оештырыла. Килми калмагыз, бик кызык булачак”, - диде “Шәһри Чаллы” газетасына URBANTATAR хәрәкәте җитәкчесе Гүзәл Әхмәтгәрәй. 

UT FEST 2022 | ТУЛЫ ПРОГРАММА

16:00-22:00 МУЗЫКА

Yummy Music Казан инди-лейблыннан яңа татар музыкасы концерты һәм Aman Po-Kaifu винил-сеты (Мәскәү)
• qaynar лабораториясе
• УСАЛ төркеме
• URTIC электрон дуэты
• Juna инди-фолк төркеме
• ОММАЖ синти-поп төркеме
• легендар реюнион — ITTIFAQ рэп-төркеме
• Aman Po-Kaifuдан винил-сет (Мәскәү)

16:00-19:00 ART LAB

SFERA рәсем һәм креативлык мәктәбе һәм кураторлар катнашында рәссамнар лабораториясе күргәзмәсе, зин тәкъдим итү.
• 16:30—17:30 Рәссам-иллюстратор Элина Павловадан (Ratateyka) персонаж булдыру остаханәсе
Регистрация: https://forms.gle/t8dVSAU9mJqt5fHA9
• 17:40—18:20 SFERA рәсем һәм креативлык мәктәбеннән персонаж булдыру буенча бәйге
• 16:00—19:00 «Подросток» үзәгеннән татар орнаментлары һәм фестиваль стиле элементлары белән киемнәрне бизәү

16.00-21.00 ДИЗАЙН-МАРКЕТ

Заманча татар дизайнерлары:
• Резеда Әһлиулловадан татар бизәнү әйберләре (Казан)
• tatposter татар постерлары (Арча)
• Рамилә Китабовадан балалар өчен татар китаплары (Чаллы)
• RA CERAMICS керамик кул эшләнмәләре (Кукмара)
• LAV_SHAM эко-остаханәсеннән татар язучылары һәм шагыйрьләре әсәрләренә нигезләнгән шәм һәм диффузорлар (Казан)
• Mira Ceramics чүлмәк остаханәсеннән татар сүзләре язылган савыт-саба (Казан)
• Полиэтилен пакетлардан һәм ПВХ баннерлардан ясалган BagUp брендыннан букчалар һәм башка аксессуарлар (Казан)
• «Иначе говоря» китап клубыннан китаплар, татар комикслары җыентыгы һәм тәбрикләмәләр (Чаллы)
• eko_studiya студиясеннән шәм һәм сабыннар (Чаллы)
• «Нечкәбил» татар десертлары (Чаллы)
• Чулман сәнгать һәм дизайн институтыннан татар сувенирлары (ЧОУ ВО «КИИД»)(Чаллы)
• Татьяна Лепптан «Тылсым күрәм» китабы (Мәскәү/ Казан)

16.00-19.00 БАЛАЛАР МӘЙДАНЧЫГЫ

16.00-17.00 J-GET клубыннан агачтан автобус ясау остаханәсе
16.00-19.00 SFERA рәсем һәм креативлык мәктәбеннән асфальтта рәсемнәр төшерү һәм автобусны бизәү остаханәсе
16.00-19:00 «Грувбокс» мәктәбеннән заманча электрон музыка ясау остаханәсе
18.00-19.00 Big flawa студиясеннән татар бию элементлары булган урам юнәлешләре буенча бию остаханәсе

16:00, 18:00 МАРШРУТКАДА ЭКСКУРСИЯ

«Урбанистика» студентлар клубыннан маршруткада экскурсия. Регистрация:
https://forms.gle/f5aGgKRQBRsEFJya8

16.00—21.00 ФУД-КОРТ

• «Ак Батыр» бистролар челтәре (1997)
• «Hakuna Matata»
Хот-доглар, тако, танылган коктейльләрнең хәремсез варианты, махсус фестивальгә әзерләнгән ысланган каздан һәм ананаслы сальсадан URBANTATAR такосы, манго белән мәтрүшкәле лимонад
• Франция белән Испаниядә укыган Альбина Габдрафикованың «The Moment» кондитерлыгы
Трайфллар, круассаннар, кулдан эшләнгән шоколад һәм легендар «Татарстан» безе торты нигезендә ясалган десерт
• Казан кунаклары «Happy Ice Roll»
Җиләк-җимешләрдән һәм чәк-чәктән кыздырылган туңдырма

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм мәдәният