Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда “Татарча диктант”ны Гөлдания Хәйруллина да укыды

Үткән җомгада һәм ялларда Татарстанда теләге булган һәркем, татар телендә диктант язып, үзенең грамоталыгын тикшерә алды.

Алар арасында мәктәп укучылары, студентлар, өлкән яшьтәге кешеләр бар иде. Быел танылган язучы, фольклорчы Гомәр Бәширов әсәрләреннән өзек сайланды. Диктант өчен "Чишмә моңы ничек җыр булды?" әсәреннән өзек сайланды.
Текстны аудиторияләрдә педагоглар гына укымаган. Әйтик, «Эврика» шәһәр мәдәни үзәгендә бу рольдә татар эстрадасының танылган җырчысы Гөлдания Хәйруллина да катнашты.
«Мин текстны тыңлаучыларыма аңлаешлы булырлык итеп укырга тырыштым, - дип сөйләде җырчы. Борчылган булсам да, булдыра алдым дип уйлыйм. Диктанттан соң күпләр минем янга килде һәм төгәл әйтелеше өчен рәхмәт әйттеләр, бу аларга текст язуда ярдәм итте. Барча кешегә дә бик яхшы нәтиҗәләр телим!"

Фото: ЧИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев