Нәтиҗәдә, күпмедер вакытка ике яклап та трамвай хәрәкәте чикләнә.
Кичә Чаллыда трамвай юлларында ике юл транспорт һәлакәте теркәлде. Беренчесе ГЭС бистәсендә 8/1 йорты каршында булды. Биредә «Рено Дастер» машинасы идарәне югалтып, коймаларны бәрә һәм трамвай юлларына килеп чыга. Нәтиҗәдә, күпмедер вакытка ике яклап та трамвай хәрәркәте чикләнә.
Икенче очрак Беренче автомобиль юлында килеп чыкты. Биредә трамвай үтеп китешли «Шевроле Ланос» автомобиленең бамперын эләктереп ала һәм нәтиҗәдә аны куптарып чыгара. Ике очрак буенча да тикшерү эшләре бара.
фото: https://vk.com/chelny.life
Нет комментариев