Шəhри Чаллы

Чаллыда трамвай юлларында резин плитәләр куялар

Чаллыда юлларны капиталь ремонтлау вакытында трамвай юлы аркылы чыгу урыннарын заманча таләпләргә туры китереп ясаячаклар.

Хәрәкәт нинди булуга карап анда резин плитәләр урнаштырылачак. Быел шундый биш кисешкән юл ремонтланачак.

Исегезгә төшерәбез, быел шәһәрнең биш урамында капиталь ремонт ясала: Җиңүнең 40 еллыгы, Машина төзүчеләр, Раскольников, Марат Йосыпов, Һади Такташ урамнары.

http://maydan.tatar/challyda-tramvaj-yullarynda-rezin-pliteler-kuyalar/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: