Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Украинадагы хәрби хәрәкәттә һәлак булган майорны соңгы юлга озаттылар + фотолар (галереядә)

Ул: «Җиңеп кайтабыз да, укырга керәм», – дигән иде.

10 майда Украинадагы хәрби хәрәкәттә Чаллы егете – 1988 елгы майор Рәмис Загртдинов һәлак булды.

Рәмисне белүчеләр аның кечкенәдән офицер булырга хыяллануын әйттеләр. Егет хыялын тормышка ашыру өчен  ике ел Казан югары хәрби команда училищесында (хәрби институт)  укыган. Аннары Советлар Союзы маршалы К.К. Рокоссовский  исемендәге Ерак Көнчыгыш югары гомуми войска команда училищесына (хәрби институт)  күчерелгән һәм аны уңышлы гына тәмамлаган.  Хәрби хезмәтне Алтай краеның  3нче мотоукчылар батальонында командир вазифасында үткән. Хатыны Светлана Алейск шәһәрендә яши.  Александр һәм Тимур исемле уллары бар.

Рәмиснең 1967 елгы әнисе Дилә ханым – «Чаллы икмәге» кибетләренең берсендә сатучы. Әтисе Актаныш районында яши, янгын сүндерү хезмәте машинасында  шофер булып эшли.

Кичә мәрхүмнең җәсәден Чаллыга алып кайттылар. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев белән «Чаллы икмәге» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Рафаэль Юнысов шул ук көнне, өйләренә барып,   Рәмиснең әнисенең авыр кайгысын уртаклаштылар. «Рәмис Ватанны саклаучы чын комбат иде», – диде мэр. (фото Наб.Челны ру сайтыннан)

15 майда Чаллы халкы, батырларча һәлак булган майор Рәмис Фаис улын соңгы юлга озатты. Хушлашу мерәсимендә Чаллы мэры Наил Мәһдиев, башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов һәм башкалар катнашты.

Хәрби хезмәттәше Николай Тяпкин шәһәрдәшебезнең ышанычлы дус, тәҗрибәле командир булуын әйтте. «Илебезнең баш командующее боерыгы белән Рәмис Фаисовичка (вафатыннан соң)  Россиянең югары бүләге биреләчәк.  Аның турындагы якты хәтирәләр күңелләребездә озак сакланыр», – диде ул.

Командир Сергей Пономарев: «Рәмисне 3 атна элек Мәскәү воказалыннан Украинага озатканда: «Болай йөрүләреңне тәмамла инде, академиягә укырга кер, синнән чын офицер чыгачак», – дигән идем. Ул: «Җиңеп кайтабыз да, укырга керәм», – дигән иде. Барыбыз да моңа ышанган идек. Әмма хәрби хәрәкәт вакытында килеп чыккан көтелмәгән бәрелешләр  барыбызны да шок хәленә китерде. Безнең гаилә, әти-әнием Рәмиснең вафатын авыр кабул итте. Аны тасвирларга, гәрчә бик бай булса да, рус телендә сүзләр табуы читен. Рәмиснең әти-әнисенең, гаиләсенең туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Аның якты истәлеге гомеребезнең соңгы көненә кадәр сакланыр. Мин яшьләрне Рәмис үрнәгендә тәрбияләрмен», – диде.  

Рәмиснең һәлак булуы турында ишеткәч тә, аның күршеләре, сыйныфташлары белән сөйләштем. Барысы да аны акыллы, тәртипле, тырыш егет дип бәяләделәр.

Сыйныфташлары белән соңгы очрашуында ул, күңеле нидер сизгән кебек: «Үлсәм, мине Чаллыга җирләрсез», – дигән булган.

Ак чәчәкле ямьле май көнендә башкарма комитет ярдәме белән каһарман якташыбыз – Рәмис Загртдинов Чаллы зиратында каһарманнар аллеясендә җирләнде.

Урыны җәннәттә булсын, гаиләсенә, әти-әнисенә авыр кайгыны җиңәргә көч һәм сабырлык бирсен.

Зөлфия ГАЛИМ.

Зөлфәт Мөсәлләмов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев