Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яңа бассейн ачылды

Кичә Чаллыда өсте ябулы яңа йөзү бассейны – “Юбилейный” ачылды. Быел Татарстанда “Демография” илкүләм проектының “Спорт-тормыш нормасы” федераль проекты кысаларында төзелгән иң зур спорт корылмасы бу.

Биредә көненә 600дән артыграк кеше йөзү белән шөгыльләнә алачак. Бассейнны ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ә инде РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Д.Чернышенко, Россия спорт министры О.Матыцин,  Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты В.Сальников ачылышны видеоконференц-элемтә режимында карады.

Бассейнның “Юбилейный” атамасы берьюлы берничә вакыйгага: ТАССРга – 100 ел, Бөек Җиңүгә – 75 ел, Чаллыга шәһәр статусы бирелүгә – 90 ел һәм “КамАЗ” заводына нигез салынуга – 50 ел тулуга бәйле.

Спорт корылмасы бер елдан кимрәк вакыт эчендә төзеп куелган. Биредә зурлар һәм балалар бүлекләре, күнегүләр залы һәм “коры” йөзү өчен зал булдырылган. Бассейн ике мәктәп арасында төзелгән. Димәк, балаларга физкультура белән шөгыльләнү өчен бик уңайлы булачак, дигән сүз. Моннан тыш анда физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә уңайлыклар булдырылган.

Рөстәм Миңнеханов ил Президентына республиканың барлык проектларын һәм башлангычларын хуплавы өчен рәхмәт белдерде. “Татарстанда спортның су төрләре – аеруча  популяр. “Юбилейный” яңа чемпионнар әзерләү өчен менә дигән мөмкинлекләр бирәчәк, – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Бүген республиканың һәр районында бассейн бар. Президент әйтүенчә, заманча спорт инфраструктурасын булдыру нәтиҗәсендә бүген инде Татарстанда яшәүчеләрнең яртысыннан артыграгы физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнә.

Чыгачак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев