Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Яңа ел бүләкләре сайлау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» эшли

31 декабрьгә кадәр автокалада яшәүчеләр өчен балалар товарларының сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре буенча «кайнар линия» эшли.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе белгечләре, чаллылыларның балалар  өс һәм аяк киемнәре, уенчыклар, Яңа ел товарлары, балалар ризыкларының сыйфаты һәм иминлеге, шулай ук әлеге категория товарларның гамәлдәге норматив гигиена таләпләре буенча сорауларына җавап бирәчәк.

Халыктан шалтыратулар Роспотребнадзор идарәсе телефоны буенча  – (843) 273-15-83: дүшәмбе - пәнҗешәмбе 10:00 дән 17:00 сәгатькә кадәр, җомга: 10:00 дән 15:45 кә кадәр, (төшке ял 12:00 дән 12:45 кә кадәр), шулай ук Чаллы территориаль бүлеге телефоны буенча - (8552) 32-05-39: дүшәмбе-җомга 9:00 дән 16:00 сәгатькә кадәр (төшке ял 12:00 дән 13:00 гә кадәр) кабул ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм