Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Яңа ел казы» тематик ярминкәләре бара

Чаллыда «Яңа ел казы» дип аталган бәйрәм алды тематик ярминкәләр шәһәрнең өч мәйданчыгында – Г.Тукай исемендәге яр буенда «Төзүче» стадионы каршында, Ипподром территориясендә һәм «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә оештырылды.

Ярминкә мәйданнарына 20 млн сумнан артык суммага 161 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән.
Комсомол районындагы ярминкә мәйданчыкларында шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрид Салахов һәм Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев булдылар.
«Төзүче» стадионы территориясендә Тукай районы авыл җирлекләре катнашында махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды, анда балык, бәрәңге, яшелчә, ит, сөт, шулай ук төрле бакалея продукциясе тәкъдим ителде. Сәүдә урыннары Яңа ел тематикасында бизәлгән иде. 
Чаллылылар сыер ите, дуңгыз ите, үрдәк, каз, яшелчә, йомырка һәм башка продукцияне бәйрәм табынына актив сатып алдылар.
Яңа ел алдыннан ярминкә мәйданчыкларында бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде. Тукай һәм Менделеевск районнары мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан концерт программасы оештырылды.   
Узып баручы елның соңгы ярминкәләре 26 декабрьдә расланган өч ярминкә мәйданчыгында узачак.

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярминкә