Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яңа өйләнешүчеләрне бушлай карусельдә йөртәчәкләр

5 июльгә Җиңү паркында зур бәйрәм программасы әзерләнгән, дип яза «Челнинские известия» басмасы.

Оештыручылар фикеренчә, чараның иң матур бер мизгеле булып ул көнне өйләнешүче бер парның паркка килеп гаилә теркәве булырга тиеш. Яңа гаилә бүләккә парктагы 10 аттракционга, шул  исәптән яңа эшли башлаган «Туй каруселе»нә абонемент алачак.

«Бу беренче пар. Хәзер без Гаилә хәле турындагы актларны теркәү идарәсе белән берлектә эш башларга уйлыйбыз: яңа гаилә коручы парларны «Туй каруселе»нә чакырачакбыз. Никах теркәлгәннән соң анда бару шәһәрдәге яшь гаиләләр өчен традициягә әйләнер дип ышанабыз», — дип уйлый «Мәдәният һәм ял итү паркы» муниципаль унитар оешмасы директоры Рим Сафиуллин.

Яңа аттракционны оешма быел сатып алды.

Аның биеклеге 6,2 метр һәм диаметры 13 метрлы әйләнә торган платформадан тора, пластиктан атлар һәм карета фигуралары урнаштырылган.

 

http://maydan.tatar/challyda-yana-ojleneshuchelerne-bushlaj-karuselde-jortechekler/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев