Ул аларга 260 мең сум акчасын күчергән.
Хатын-кыз банк сайтына кереп, «инвестиция пакеты»н сатып алырга тели. «Менеджерлар» аңа әлеге пакетны алу өчен махсус сылтама җибәрәләр. Шул рәвешле шәһәрдәшебез өч ай дәвамында таныш булмаган номерларга һәм бер ир-атның картасына 260 мең сум акчасын күчерә.
Акчаларны алгач, мошенниклар элемтәгә чыгудан туктый. Шуннан соң гына пенсионер хатын-кыз алданганын аңлап, полициягә мөрәҗәгать итә.
Әлеге факт буенча «Мошенниклык» РФ Җинаять кодексының 159нчы маддәсенең 3нче өлеше буенча җинаять эше кузгатылган. Әлеге маддәнең санкциясе 6 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота. Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре җинаятьчеләрне эзләү һәм шәхесләрне билгеләү белән мәшгуль.
Ел башыннан мондый «инвестицияләр» тәкъдиме белән 12 җинаять эше кузгатылган.
Нет комментариев