Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда 30 елдан соң беренче тапкыр «Пятачок» үтте (фотолар+видео)

Күңелле бәйрәм кичәсенә чаллылылардан тыш, якын тирә район-шәһәрләрдә яшәүчеләр дә килде.

Бүген Чаллының Җиңү паркында «Шәһри Чаллы» газетасы редакциясе шәһәр мәдәният идарәсе белән берлектә «Пятачок» бәйрәме оештырды. Анда чаллылылардан тыш, якын тирә район-шәһәрләрдә яшәүчеләр дә килде. Чарада алар танылган җырчылар, гармунчыларга кушылып, рәхәтләнеп биеде, җырлады, уйнады, Чаллыдагы бөтенсоюз удар төзелеше елларын искә төшерде. 

“Бу кичәләргә авыр хезмәт көненнән соң, асылда, гел татар яшьләре җыела иде. Башка милләтләр безгә кызыгып карыйлар иде бугай. Шулай булмыйча соң... Шунда танышасың, дуслашасың, авылдашларыңны, якташларыңны очратасың, соңгы хәбәрләр ишетәсең, үзеңә кирәк мәгълүмат аласың. Пятачокларның мин белгәннәре Чаллы буйлап тугыз иде. Үз вакыты өчен алар бик мөһим роль башкардыр дип исәплим”, - ди чарага килүче, шагыйрә Зөләйха Минһаҗева.

Мәгълүм булганча, әлеге кичәләр заманында яшьләрнең танышу урыны да булган. Чарага килүчеләр арасында да пятачок кавыштырган парлар бар иде. Аларга оештыручылар тарафыннан истәлекле бүләкләр тапшырылды. Уен-бәйгеләрдә осталыкларын сынаган актив катнашучылар да махсус призларга лаек булды. 

“Заманында, мәдәни объектлар әле төзелеп кенә киүче яшь калада, пятачоклар бердәнбер күңел ачу чарасы булган. Бүген күпме кешеләр шул чакларны сагынып яши. Нәкъ менә шуны искә алып, без Чаллыда мондый кичәләрне кабат яңартырга булдык. Аларны җәй дәвамында үткәрергә исәп тотабыз”, - ди чараны оештыручы “Шәһри Чаллы” редакциясе баш мөхәррире Резидә Юсупова.  

«Пятачок» бәйрәменнән тулы репортаж “Шәһри Чаллы” газетасының 25 май санында урын алачак. 

Илшат Солтанов
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация