Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яшәүчеләрне кальянга фотосессиягә алып килә торган юлбарыс баласы язмышы борчый

Хуҗасы хәбәр иткәнчә, юлбарыс баласы шәхси йортта яши, аңа нибары бер ай гына, аңа һәр өч сәгать саен витаминлы кәҗә сөте эчерәләр.

Чаллыда яшәүчеләрне кальянга фотосессиягә алып килә торган юлбарыс баласы язмышы борчый. Бу хактагы мәгълүмат социаль челтәрләрдә барлыкка килде.

Чаллыда берьюлы берничә пабликта кальян бинасында юлбарыс баласы турында хәбәрләр пәйда булды. Бина администрациясе килүчеләргә экзотик җәнлек белән бергә фотога төшәргә тәкъдим итә.

«Барлык клиентларны да әлеге күренеш сокландырмый. Юлбарыс баласы гел йоклый. Аңа биредә бик уңайсыз. Әйләнә-тирәдә тәмәке тарталар һәм көчле музыка уйнап тора бит», - дип билгеләп үтә социаль челтәрләрдәге бер пост авторы.

Пабликларның берсендә фикер алышуда юлбарыс баласы хуҗасы да катнашкан. Ул хәбәр иткәнчә, юлбарыс баласы законлы нигездә сатып алынган, барлык документлар тәртиптә. Ул шәхси йортта яши, аңа нибары бер ай гына, шуңа күрә ул гел йоклый. Һәр өч сәгать саен аңа витаминлы кәҗә сөте эчерәләр.

Шул ук вакытта, кулланучылар юлбарыс баласын закон нигезендә сатып алуда шик белдерәләр. Чөнки 2018 елның декабрендә кабул ителгән «Хайваннар белән җаваплы эш итү турында»гы 498 нче Федераль законда шәхси биләмәләрдә кыргый хайваннарны сатып алу һәм карап тотуны тыю турында язылган.

Әмма кемдер шәрехләүдә билгеләп үткәнчә, закон кире көчкә ия түгел, юлбарыс закон проекты расланганчы сатып алынган. Димәк, хуҗасы аны бары теркәргә тиеш.

 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/20/179174/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев