Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда җылыту сезоны тәмамланды

Бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә 2017-2018 елның җылыту чорына йомгак ясалды.

Доклад белән Шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы урынбасары Әлфия Романова чыгыш ясады. Ул ассызыклап үткәнчә, 2017 елның 25 сентябреннән 2018 елның 10 маена җылыту сезоны энергетика һәм торак-коммуналь комплексы эшчәнлеге штат режимында эшләде.
Әлфия Романова белдерүенчә, халыкның кулланган җылылык энергиясе өчен идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре алдында бурычлары булу, киләсе ягулык сезоны буенча әзерлек эшләрен тоткарлап тора. 1 майга ул 865 млн. сумны тәшкил итә.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев торак-коммуналь комплексы предприятиеләренең сыйфатлы эшләвен билгеләп үтте: «Җылыту сезоны тәмам. Яңа җылыту сезонына әзерлек чараларын хәзердән үк башларга кирәк. Әлегә тиз хәл ителергә тиешле мәсьәләләр бар, шул исәптән, халыкның идарәче компанияләр алдында булган бурычлары. Предприятиеләр юллар төзү һәм торбаларны ремонтлау эшләрен җайга салырга тиеш. Җылыту сезоны үз вакытында башланып, үз вакытында тәмамланырга тиеш», - диде ул.

 

http://nabchelny.ru/news/31714

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X