Чаллыда йорт ишегалдында чит ил машинасы 7 яшьлек кыз баланы бәрдергән
Һәлакәт аркасында кыз баланы хастаханәгә озатканнар.
Чаллыда ишегалдында чит ил машинасы 7 яшьлек кыз баланы бәрдергән. Бу хакта җирле Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Юл-транспорт һәлакәте кичә кич булган. «Лада Гранта» белән идарә итүче 37 яшьлек ир-ат йорт ишегалдында туктап торган автомобиль артыннан кинәт йөгереп чыккан кызны бәрдергән.
Һәлакәт аркасында кыз баланың аяк табаны сөяге сынуда шикләнеп хастаханәгә озатканнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев