Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда "Йәһвә шаһитләре" фатирларында тентү узган

Чаллыда "Йәһвә шаһитләре" яши дип шикләнелгән ун фатирда тентүләр узган. Өч кеше тоткарланган дип хәбәр ителә.

Чаллыда "Йәһвә шаһитләре" оешмасы эшчәнлегенә бәйле җинаять эше ачылган. "Йәһвә шаһитләре" яши дип шикләнелгән ун фатирда тентүләр узган, дип яза "Сова" мәгълүмат-аналитика үзәге.
Русиядә тыелган оешмада катнашуда шикләнелеп 37 яшьлек Илһам Кәримов, 30 яшьлек Владимир Мякушин һәм 25 яшьлек Константин Матрашов тоткарланган. Аларга Җинаять кодексының 282нче маддәсе (экстремистик оешма төзү һәм анда катнашу) нигезендә гаепләү белдерелгән.
"Йәһвә шаһитләре"ннән барлык электрон җиһазлар, кесә телефоннары, чит ил паспортлары алынган.
2017 елның апрелендә Русия Югары мәхкәмәсе "Йәһвә шаһитләре"нең идарә үзәген һәм 395 бүлеген экстремистик оешма дип таныды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев