Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдагы күпкатлы йортларның берсенә еланнар ияләшкән

14 сентябрьдә Чаллының ГЭС бистәсендә урнашкан күп фатирлы йортта яшәүчеләр коткаручыларны чакырган.

Сәбәбе: бер фатир хуҗасы подвалга төшә һәм анда еланнарга тап була. Сөйрәлүчеләрне санап бетерерлек булмаган. Еланнар идәндә, баскычта ятып торган, ә кайберләре торбаларны әйләндереп алган. Кешеләр аларны күреп, тавышлана башлагач, еланнар почмакларга кереп поскан. Коткаручылар килгәндә аларның берничәсе генә калган. Бу йортта яшәүчеләр сүзенә караганда, берничә көн элек кенә беренче катта бер фатирның ваннасындагы вентиляция шахтасына шуышып кереп баручы еланны күргән булганнар.
Сөйрәлүчеләр бөтен бер гаиләләре белән ничек монда килеп эләккән һәм кайчаннан бирле шунда яши — әлегә бу сорауларга җавапны ачыклыйсы бар.

— Ә менә хуҗасыз песиләр юкка чыкты, — дип шаярта социаль челтәрдә ГЭС бистәсе яшәүчеләре.

Хәзер инде еланнар проблемасын хәл итү белән  торак-коммуналь ңуҗалык хезмәткәрләре шөгыльләнәчәк.

 

http://maydan.tatar/challydagy-kupkatly-jortlarnyn-bersende-elannar-iyaleshken/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X